Творчество читателей

Рәхмәт сиңа

Авылымнан хәбәр килде:
«Кайт»,- дигән дә хәм вәссәлам.
Сагындырган. Җавап бирәм:
«Вәгәләйкүм әс-сәлам!»
Авылдашлар, сезне күрсәм,
Көч, хис арта үземдә.
Мин китсәмдә, сөю калыр
Шушы шигьри сүземдә.
Кайтам әле, авылымда
Нәсел-ырыуларым бар.
Кайгыларым, шатлыкларым,
Дуслык тамырларым бар.
Каршы ала чордашларның
Уллары хәм кызлары…
Үзгәрмәгән, элеккечә
Кояш бата кызарып.
Якын дусларым, кайда сез?-
Сезне уйлап юксынам.
Үткәннәргә кайтулар юк-
Очрашыр юл юк сыман.
Сайрый әнә тургайларым,
Тыңлап күңел җилкенә.
Яшәсәңче туган җирдә,
Җырлап-биеп гел генә!
Рәхмәт сиңа,и авылым,
Бердәнберем дигәнем.
Ихлас бит ул, бүген аңа
Серләремне сөйләдем.

Кайтыгыз

(Авылымда туган уй)

Кайда сез,кайда сез,кайда сез,
Күңелне җилкеткән дусларым?
Көтсәм дә хәбәр юк,йөрәкне,
Өтәләр хәсрәт утлары.
Дөньяны яшәртер наз булып,
Кайтыгыз, дусларым, кайтыгыз.
Йөрәгем ярасын уңалтып,
Иң тәүдә кайтыр соң кайсыгыз?
Мин белмим, бәхетле кайсыгыз?
Бүлешик, зур булса кайгыгыз
Туган җир шифасын алырга
Соң түгел, дусларым, кайтыгыз.
Көтәм мин яз булып, наз булып,
Кошлардай канатлы кайсыгыз?
Моңнарга чорналып, яңарып
Китәрсез, дусларым, кайтыгыз.